Аксу авылы китапханәсе 2 апрель - Балалар китабы көнен “Китап-гомерлек юлдаш” дигән тема астында әзерләнгән әдәби-музыкаль кичә белән билгеләп үтте.

Кичәгә “Китап –белем чишмәсе” темасына китап күргәзмәсе оештырылды. 8нче сыйныф укучылары Нургалиева Рәфия һәм Камалиева Лилия кичәне алып баруда зур ярдәм күрсәттеләр. 6нчы сыйныф укучысы Хәйретдинова Әдилә Һ.Х.Андерсенның иҗатына бәйле презентация әзерләп, аның белән таныштырып үтте.

Башлангыч сыйныф укучылары үзләре яратып укыган китаплардан шигырьләр, әкиятләр сөйләделәр.

4нче сыйныф укучылары  Ф.Садриевның “Аппаккай” китабыннан “Ипи тәме” исемле сәхнә уенын уйнап күрсәттеләр. Кичә ахырында “Балалар китабы” атналыгына йомгак ясалды. Бәйгеләрдә җиңүчеләргә Мактау грамоталары тапшырылды.


 

 


















Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:08

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International