Атналыкка нәтиҗә 2апрель-Балалар китабы көнендә ясалды.

  Аксу авылы китапханәсендә укучыларның каникул көннәрендә, ягъни 22нче марттан 27нче мартка кадәр “Балалар китабы” атналыгы барды.Атналык  “Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны” темасы астында узды. Республикабызда 2016ел-Су саклау зоналары елы булуын исәпкә алып, атналыкның берничә көне экология темасына багышланды. Мәсәлән: 21март-Халыкара урман көненә карата “Урманда кунакта” исемле сәяхәт-дәрес, 22март- Бөтендөнья су көненә карата  “Су – яшәү чыганагы” темасына экологик кичә үткәрелде.  Атналыкның башка көннәрендә балалар бакчасында, мәктәптә, китапханәдә китап белән бәйле төрле  чаралар  үткәрелде.

   Атналыкка нәтиҗә 2 апрель-Балалар китабы көнендә ясалды.

 

 

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2016 елның 8 апреле, 15:02

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International