3нче февраль көнне Аксу авыл китапханәсенә йөрүче балалар белән “Китап сөючеләр”бәйрәме үткәрелде.

3нче февраль көнне Аксу авыл китапханәсенә йөрүче балалар  белән “Китап сөючеләр”бәйрәме үткәрелде.

Ул “Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!” темасы астында узды. Бәйрәм берничә өлештән торды.Кичәнең беренче өлешендә 7-8нче сыйныфларның  иң күп китап укучылары китап турында шигырьләр сөйләделәр. Икенче өлешендә иң күп китап укучылар  әкиятләр иленнән килделәр. Алар арасында төрле әкият геройлары бар иде. Һәр әкият герое үзе турында шигырь сөйләде. Кичәне китапханәче Нургалиева Фәридә һәм 9нчы сыйныф укучылары Камалиева Лилия һәм Нургалиева Рәфия алып барды.

     Бәйрәмнең иң күңелле өлеше мәдәният йортының бию залында үтте. Буадан чакырылган кунаклар “Балалар бәйрәме “Волшебник!” төркеме (Гарифуллина Эльвира һәм Гарифуллин Илдар) балалар белән уеннар оештырды.Уеннар  төрле темаларны үз эченә алган: китап,сәнгать, мәдәният, спорт белән бәйлеләре дә бар иде.

  “Китап сөючеләр” бәйрәме бик күңелле үтте. Бәйрәмне карарга килгән әниләр дә  оештыручыларга үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2016 елның 9 феврале, 09:39

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International