12нче май көнне Аксу авыл китапханәсендә Әдәбият елы кысаларында “Китаплы гаилә-бәхетле гаилә” темасына әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Буа  үзәк китапханәсе РФ дә узучы Әдәбият елына багышланган чаралар уздыру буенча филиалларда бәйге игълан иткән иде. 12нче май көнне Аксу авыл китапханәсендә (филиал №5) Әдәбият елы кысаларында “Китаплы гаилә-бәхетле гаилә” темасына әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә 2-3нче сыйныф укучылары һәм аларның әниләре катнашты. Залда 4бүлектән торган китап күргәзмәсе оештырылды.

Кичәнең беренче өлеше 15май-Халыкара гаилә көненә багышланды, ә икенче өлешендә укучылар китап турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар һәм әниләре катнашында интеллектуаль уенда катнаштылар.  Кичә ахырында әниләргә ”Ата -аналар өчен киңәшләр” дигән китапчыклар таратылды. Аксу урта мәктәбенең уку-укыту бүлеге мөдире Хәйруллина Рәзинә Фәрит кызы кичәгә йомгак ясап, китапханәче Нургалиева Фәридә Җәүдәт кызына барлык укучылар, әниләр исеменнән бай эчтәлекле кичә оештырганы өчен рәхмәтләрен белдерде.

 Залда урын алган китап күргәзмәләренә күзәтү ясалды һәм укырга китаплар тәкъдим ителде.























Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:17

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International