Аны 1нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Хасанова Гөлназ Наил кызы) ачты. Китапханәче Нургалиева Фәридә нәниләрне китапханә белән таныштырды, китап уку серләренә төшендерде. “Минем беренче китапларым” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Ахырдан укучыларга “Китап уку кагыйдәләре” язылган буклетлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Атналыкның башка көннәрендә “Әкиятле балачак”, “Тапкырларга-табышмак” һәм башка төрдәге уен-бәйгеләр оештырылды.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:44