21.02.2015.Туган телләр көне уңаеннан Аксу урта мәктәбе белән берлектә “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” темасы астында тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесе үткәрелде.

21 февраль-Туган телләр көне уңаеннан Аксу урта мәктәбе белән берлектә “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” темасы астында тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесе үткәрелде. Бәйгене татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Рәзинә Фәрит кызы ачып җибәрде. Ул телебезнең әһәмияте, ә 8нче сыйныф укучылары туган телебез турында шигырьләр сөйләделәр.Аннан соң китапханәче Нургалиева Фәридә Җәүдәт кызы  4нче сыйныфлар арасында бәйге оештырды.Алар ”Өмет” һәм”Ышаныч” командаларына бүленеп көч сынаштылар. Уеннар арасында 2нче һәм 3нче сыйныф укучылары татар теле турында шигырьләр сөйләделәр һәм җырлар башкардылар. Бәйгегә нәтиҗә ясалды. Командаларга Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

 









Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:02

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International