21.10.15 ел. “Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге” н тапшыру тантанасы.

21нче октябрь көнне Аксу урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мәдәниятле кеше-әдәпле кеше” темасы астында Мәдәният дәресе үткәрелде. “Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге”н тапшыру тантанасында  авыл китапханәчесе Нургалиева Ф.Җ. һәм укучыларның әниләре дә  катнашты.

  Дәресне 2 нче сыйныф җитәкчесе Зиннатуллина Л.В. “Хәерле көн!” дигән әңгәмә белән башлап җибәрде. Көндәлекнең эчтәлегенә туры китереп, 4 нче сыйныф  җитәкчесе  Сабирзянова Г.Ф.  әзерләгән  презентация  буенча, 1,3нче сыйныфлар җитәкчесе Хасанова Г.Н. һәм авыл китапханәчесе Нургалиева Ф.Җ. көндәлеккә аңлатма бирделәр. Дәрескә әзерләнгән “Татарстаныбыз буйлап мәдәни сәяхәт”, “Китап-белем чишмәсе” темалары астындагы  китап күргәзмәләренә күзәтү ясалды. Чыгышлар  укучыларның матур җырлары һәм шигырьләре белән үрелеп барды.

  Мәдәният  дәресе  ахырында Аксу урта мәктәбенең уку-укыту бүлеге мөдире Хәйруллина Рәзинә Фәрит кызы 1-4нче сыйныфларда белем алучы   27 укучыга көндәлек тапшырды. Ул көндәлекнең укучыларга республикабызның, районыбызның  тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәп, рухи байлыкларыбыз белән якыннанрак танышырга  ярдәм итәчәге турында сөйләде.
























Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:48

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International