Буада балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә балаларны тукландыру контрольдә

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Буа районы башкарма комитеты карары нигезендә барлык  белем бирү учреждениеләрдә уку елы дәвамында түләүсез тукландыруга бала башына 6 сум 80 тиен акча бүлеп бирелә. Моннан тыш  гаиләләрендә  дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнүче  укучыларга район бюджетыннан  (укучы башына 10 сум ) һәм мәктәп яны участогыннан алынган керемнән   ташламалы тукландыру каралган. Район буенча баланың уртача  әбәте 21 сум 50 тиенгә төшә. 2016-2017 уку елында туклану буенча ташламалардан 83 укучы файдаланган.

Быел уку елы башыннан район мәктәпләрендә ата-аналар кертеме хисабыннан ике тапкыр кайнар азык белән туклану оештырылган. Бу хакта алдан ук аңлату эшләре алып барылган, акча җыю белән әти-әниләр комитетлары шөгыльләнә. Барлык мәгълүматлар мәктәп стендында урнаштырылган.

Буа районында 33 гомуми белем бирү мәктәбе, 43 мәктәпкәчә мәгариф учреждениясен сөт продуктларын “Яшел Үзән сөт комбинаты”, Каратун ипиен “Тәмле ипи” җәмгыятьләре, Буа ипиен  “М. Вәлиев”, бәрәңгене – “Р. Дәүләтшин” ,  итне “Мутигуллин” шәхси предприятиеләре китерәчәкләр. Бу исемлектә “Форсат” җәмгыяте дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International