УРАК СОҢГЫ ГЕКТАРЛАРДА БАРА

2017 елның 22 сентябре, җомга

Район хуҗалыкларында (фермер хуҗалыкла-рында да) урып-җыю эшләре төгәлләнә. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар барлык мәйданның 91.1 процентында җыеп алынган.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 21 сентябрьгә ындыр табакларына 187895 тонна ашлык кайтарылган. Бу республика буенча икенче күрсәткеч. Шикәр чөгендере үстерелгәннең 27 процентында казылган. Җир өстенә барлыгы 83777 тонна татлы тамыр чыгарылган. 

Башка эшләр дә дәвам итә. Көзге чәчү планлаштырыл-ганның 84 процентында башкарылган. 17767 тонна силос базланган. 19540 гектар мәйдан туңга сөрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International