УФАС – БУАДА

2017 елның 10 октябре, сишәмбе

Атна башында районга эшлекле визит белән Россия Федераль Монополиягә каршы  хезмәтчелегенең Татарстан буенча Идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Павлов килде. 

Хезмәтчелек вәкилләренең мондый визитлары традициягә әверелде – алар җиде ел дәвамында районнар буенча йөриләр. Һәм очрашуларның максаты районның нинди эшләр, проблемалар белән яшәвен белүдән, катлаулы юридик мәсьәләләрдә гамәли ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт.  Сергей Вячеславович та очрашуны гражданнарны, бизнес һәм җирле үзидарә органнары вәкилләрен кабул итүдән башлады. Һәр теләгән кеше үзен борчыган сорауларны урында җиткерә алды.

–  Алар нигездә технологик тоташтыруларга, аерым алганда челтәр компаниясендә бу өлкәдә эшләп җиткерелмәүләр булуга кагылды. Шулай ук безнең игътибарыбыз район территориясендә эшчәнлек алып баручы федераль сәүдә челтәрләренә, шул исәптән билгеле бер сезонлы товарларга бәяне нигезсез төшерү фактларына юнәлттек, – ди ул. Республика кунагы сүзләренә караганда, Буа районы  монополиягә каршы көрәш законнарын күп бозучылар исәбенә керми.

Бу көнне сорауларның кайсына урында җавап биреп, кайсын каләм очына алганнан соң, ул шәһәрнең 1 номерлы мәктәбендә ачык дәрестә катнашты. Хезмәтчелектә мондый тәҗрибә 2016 елдан бирле гамәлдә. Сергей Павлов әйтүенчә, бу юнәлешне балаларда бизнесны үстерү өчен гадел һәм сәламәт конкуренция кирәклеген һәм кулланучылар хокукларын яклаганда монополиягә каршы орган эшчәнлегенең мөһимлеген аңлату максатында җәелдергәннәр. 1 номерлы мәктәптә унынчы сыйныф укучылары белән “Монополия һәм монополиягә каршы сәясәт” дип исемләнгән дәресне  тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Мәрьям Садыйкова башлап җибәрде.  Бу өлкәдә өйрәнгәннәрен искә төшергәннән соң сүзне кунакка бирделәр. Ул хезмәтчелекнең төп бурычлары һәм функцияләре, төрле өлкәләрдә законнар үтәлешенә күзәтчелеге турында бәян итте. Әйтелгәннәр проектор ярдәмендә экранда да күрсәтелде. Сергей Павлов сөйләгәннәрне игътибар белән тыңлаган унынчылар соңыннан үзләрен кызыксындырган сорауларны юлладылар. Хезмәтчелеккә нинди мөрәҗәгатьләр күбрәк керүен дә, шикаятьләрне карау өчен күпме вакыт кирәк булуын да белделәр. Кайберәүләрне әлеге профессия үзе кызыксындырды. Бу уңайдан:

–  Белгечлекне кая алырга була? Хезмәткәр нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Кадрлар еш алышынамы? – дигән сораулар бирделәр. Аларга җавап итеп:

–  Бездә эшләүчеләрнең 70 процентын югары белемла юристлар тәшкил итә. Калганын – икътисадчылар. Эшләгәндә иң мөһиме: намуслы, гадел булырга кирәк. Шулай ук инициативалылык һәм югары компетентлык та таләп ителә. Бездән эштән  бары югары  күтәрелгәндә генә китәләр, – диде ул.

Визиты ахырында Сергей Павлов шикәр заводында булып, анда эшнең оештырылуы белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International