Сыер савучы ирләр: “Эшнең ояты юк”

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Савымчы хатын-кыз һөнәре дип уйласагыз, нык ялгышасыз. Кырык Садак авылындагы товарлыклы-сөтчелек фермасында берьюлы өч ир-ат сыер сава. Уңган ир-егетләр белән без дә танышып кайттык.

– Районда да башка ир-ат сыер савучылар юктыр, ә менә бездә алар берничә. Эшче куллар җитмәде,  шуңа да бу эшкә алынуларын үтен–дек. Ә хәзер үзләре дә күнектеләр. Хатын-кыз коллегаларыннан яхшырак та эшлиләр әле, сыерлары чиста, тәүлеклек савым күрсәткечләре дә югары, – дип каршы алды безне “Дружба” агрофирмасының Кырык Садак филиалы идарәчесе Сәйдәш Исламов.

Аның озатуында беренче булып бозаулату бүлегенә – сыер саву-чыларның иң яше Рөстәм Шәрәфетдиновның эш урынына кердек. Ул буаз сыерларның асларын чистарта иде. Үз хезмәтенә җаваплы каравын эшләве-нә карап торып та, әйткән сүзләреннән дә аңладык.

– Сыерлар бозаулаганны күз уңыннан ычкындырмас өчен төнлә кизү торам. Яңа гына туган бозауны аерым бокска урнаштырып, әнисеннән сөтне кул белән савып эчерәм. Икенче төрле әйткәндә, аларга беренче тапкыр ризык ашарга өйрәтәм. Шөкер, 7 ел эшләү дәверемдә бозауларны “авызландыру” белән проблема булганы юк әле,  – ди 36 яшьлек савымчы.  Ни өчен яшьли бу һөнәргә керешүен дә ул кечкенәдән хайваннар яратуы белән аңлатты. Тормыш иптәше белән бер “казанда” кайныйлар икән – анысы сөт җыючы.

Рөстәмгә туган тиешле Рафыйк Шәрәфетдинов язын-җәен тракторда хезмәт куйса, көз-кыш айларында фермага эшкә күчә. Уңган ир иртәнге 4нче яртыда ук 40 баш сөтлебикәсе янында була инде. Аларны көнгә ике кат чистартырга, сөтләрен савып алырга өлгерергә кирәк бит. Пычранган мал сөтен киметә, ә сыер савучыга хезмәт хакы тулысынча сөт күләменнән  чыгып түләнә икән. Шулай тырышып, Рафыйк тәүлеккә 328 литрга кадәр сөт сава.

– Эшнең ояты юк, туганнан бирле терлек арасында мин. Киләчәктә дә ферманы, сыерларны ташларга җыенмыйм, – ди.

Өченче героебыз – Юрий Леонтьев иң тәҗрибәлесе. Ул ун  елдан күбрәк эшли биредә. Егет Чуашстаннан Кырык Садакка килеп төпләнгән. Юрий сыерларына кушаматлар кушып бетергән. Иң яратканы – Малютка.  Аңардан һәм тагын 39 сыердан тәүлегенә 302 литр сөт савып тапшыра. Хатыны Анастасия белән биредә гаилә подряды белән эшлиләр – анысы бозаулату бүлегендә хезмәт итә.

Тыйнак һәм уңган ирләр турында материал язганда без ферма эчендәге чисталыкка һәм ... биналар эчендәге киртәләргә буе белән кыстырылган ылыс ботакларына игътибар иттек.

– Монысы безнең яңалык. Башка фермаларда моны күргәнем юк әле. Ылыс ферма эченә тәмле ис тарата, аннары яшеллек матур бит, – озатып калды безне Сәйдәш Исламов. Менә шулай, өч ир-ат, хатын-кыз эше, дип тормыйча, савымчылыкта дөбердәтеп эшлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International