Портал аша паспорт тиз дә, очсызрак та

2017 елның 17 ноябре, җомга

Арбаны кыштан, чананы җәйдән әзерлә, диләр. Җәен отпуск вакытында ял итеп кайтасың килсә, чит ил паспортын кышын ук рәсмиләштерсәң, яхшырак. Моны тизрәк һәм очсызрак бәягә эшләргә дәүләт порталы ярдәм итә.

Моның өчен өйдән чыкмыйча гына, www.gosuslugi.ru сайтында теркәлергә кирәк. Шунда ук гариза тутыру һәм кирәкле документлар турында мәгълүматларны язу сорала. Моңа ярты сәгать вакыт җитә. Мөстәкыйль теркәлә алмаучыларга паспорт һәм СНИЛС белән шәһәрнең Яшел урам, 48  йорт адресы буенча (дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе ял көннәре) миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәгә килергә кирәк. Бер айдан паспорт әзер булачак. Бу очракта аның өчен дәүләт пошлинасы  азрак түләргә туры киләчәк. Сүз уңаеннан, быел районда 890 чит ил паспорты бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International