Кар белән көрәштә яңа көч

2017 елның 15 декабре, җомга

Быел кыш көттереп кенә килсә дә,  бар дөньяны бик тиз ап-ак итте. Соңгы көннәрдә дә тоташ кар яуды, буранлады да.  Кичә бозлавык иде. Табигатьнең бу бүләкләре белән көрәшми мөмкин түгел – юлларны кардан, боздан арындырырга кирәк. “Буа МППЖКХсы (инженерлык челтәре)” җәмгыяте хезмәткәрләренең моңа ничек өлгерүен урынга чыгып өйрәндек.

Техникага баедылар

Шушы көннәрдә генә җәмгыятькә “КамАЗ” автомобиле шассиенда өч КДМ (коммуналь-юл машинасы) кайтарылды. Сишәмбе көнне 9 муниципалитетка аларның ачкычларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тантаналы төстә тапшырды.

– Октябрь аенда “Татли-зинг”тан арендага моннан тыш тагын ике техника алдык. “МТЗ-82” тракторы һәм “АНТ” мини-төягече Буа урамнарын иңли инде, – ди җәмгыятьнең баш инженеры Илнур Мөстәкыймов. Без барган чәршәмбе көнне “КамАЗ”лар җәмгыять ишегалдында иде әле. Урамнарны кардан чистартырга чыкканчы җиренә җиткереп комплектлаштырып бетерер-гә кирәк. Кышын берьюлы өч хезмәт башкарырга – карны эттерергә, себерергә һәм юлга комлы-тозлы катнашма си-бәргә сәләтле бу техника. Җәен исә бункер урынына су сыемы урнаштырып, су сиптерергә, асфальтны юдыртырга мөмкин булачак. Җәмгыятьтә 2013 елда алынган шундый бер “КамАЗ” бар инде. Яңалары, аннан аермалы буларак, компьютерлаштырылган. Шуңа да  йөртүчеләрне өйрәтергә дә кирәк әле. Заманча техникага идарә итүне исә тәҗрибәле шоферлар Айрат Галиевка, Марс Сабитовка һәм Фаяз Исхаковка ышанып тапшырганнар. Алар карамагында хәзер икешәр автомобиль.

Иртәнге сәгать 3тән эштә

Моңа кадәр шәһәр урамнарын, ике паркны, шә-һәр үзәген кардан 13 техника арындырса, бүген-иртәгәдән аларның саны 16га җитәчәк. Шәһәр эчендәге автомобиль юл-ларының озынлыгы 168 километрга җитә.

– Техника тагын булса да комачауламый. Әмма кул астындагысы белән өлгерергә тырышабыз.  Кар интенсив яуганда, соңгы көннәр нәкъ шундый булды да, машина-тракторлар иртәнге сәгать өчтән эштә безнең. Һәрберсенең үз участогы билгеле. Үзәк урамнарны “КамАЗ”лар, аркылыларын тракторлар чистарта. Берәрсе ватылган очракта да кайсын кем алыштырырга тиешлеген беләләр хезмәткәрләр, – ди баш инженер. Халык иртән эшкә тоткарлыксыз, хәвеф-хәтәрсез барып җитәргә тиеш. Соңгысын тәэмин итү, ягъни бозлавыкка каршы көрәш максатында юлларга комлы-тозлы катнашма сиптерелә. Ком әлегә 1500, тоз 150 тонна әзерләнгән.

Тротуарлар да чистартыла

Алдагы елларда тротуарларны кардан арындыру бер проблема булса, быел күп урыннарда аларны да көн саен чистартып торалар. Бигрәк тә үзәк урамнардан йөрүчеләр бу уңайлылыкны бәяләргә өлгерде инде. Газетабызга шалтыратып хәбәр итүчеләр дә бар.

– Автомобиль хәрәкәте көчле булган урамнардан да кар-бураннан соң юлга чыгарга мәҗбүр була идек. Быел тротуардан гына йөрибез әле, – ди  Вера Васильева. Өстә  әйтелгән мини-төягеч нәкъ җәяүлеләрнең иминлеген кайгырту өчен алынган. Илнур Мөстәкыймов әйтүенчә, ул да сәгать 3тән юлга чыга. Мини-трактор нигездә үзәк урамнардагы һәм киңлеге мөмкинлек биргән тротуарларны чистарта. Ул эшли алмаган урыннарда – тукталышлар тирәләрендә, җәяү-ленең иминлеген саклау өчен урнаштырылган коймалар буйларында бу эш кул белән башкарыла. Монда да яңалык бар – җәмгыятькә эшкә быел дворниклар да алынды.

Әлегә урамнарда кар таулары өелмәгән. Шулай да МППЖКХ хезмәткәрләре карны махсус билгеләнгән урыннарга ташырга да керештеләр. Шәһәр башкарма комитетыннан алынган мәгълүматларга караганда, мондый урыннар дүртәр. Оешма-предприятиеләр, шәхси затлар аны ЮХИДИ  бинасы артындагы бушлыкка түгә ала. “КамАЗ”га төялгән беренче олаулар Космовский урамыннан чыгарылды. Бу эш алга таба, карның күләменә карап, өзлекле дәвам итәчәк, диләр коммуналчылар. Алар өчен кыш мәшәкатьле чор, кар күп булуы – икеләтә. Без, шәһәрлеләр, үзебез дә, хезмәтләренә аяк чалмыйк, капка төпләрендәге, ишегалларындагы карны юлга түкмик, аннан йөрүче-ләргә куркыныч тудырмыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International