Полиция Кыш бабае балаларны котлады

2017 елның 29 декабре, җомга

Бүген иртән иртүк район эчке эшләр бүлегенең Кыш бабае Кар кызын утыртып авылларда күп балалы, мохтаҗ, “авыр” гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар янына ашыкты. Яңа ел кунаклары алдан Тутай авылында яшәүче өч гаиләдә булдылар. Шуларның берсе - Лера Кошелевларның сабыйлары бигрәктә “бабайны” көткәннәр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырлап әйләнделәр.

Аннан погонлы Кыш бабай башка авылларга юл алды. Шулай итеп ул бүген 93 сабыйны бүләкләре белән сөендерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International