Матбугат яратучыларга — “Татмедиа” бүләкләре

2018 елның 2 марты, җомга

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте ел саен язылучылары арасында призлар уйната. Буалы укучылардан да, зур суммада газета-журналлар алдырып, анда катнашучылар һәм бүләк отучылар булып тора. Агымдагы елның беренче яртыеллыгына подписка рәсмиләштерүчеләр арасында да бар андыйлар.

Медиахолдингның кызыксындыру бүләгенә Аксу авылыннан Алинә Самитова лаек булды. Өченче сыйныфта белем алучы кыз укырга бик ярата. Әти-әнисе аңа  “Салават күпере”, “Сабантуй”, “Тылсымлы куллар”, “Сәхнә”, “Ялкын” журналларын алдыра. Гаиләдә бу күптәннән килгән гадәт – кызның ике апасы да әлеге басмаларны укып үскәннәр. Алинә бик актив кыз да, журналлар үткәргән төрле конкурсларда катнаша, җиңә һәм шулай ук бүләкләр ала. 

Икенче бүләк – үтүк Буадан М. Вахитов исемендәге гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәсгудә Юнысовага тапшырылды. Бу махсус приз “Чаян” журналыннан. Редакция аны акциядә катнашкан 32 язылучы арасында уйнаткан. Мәсгудә Мәсхутовна, моннан тыш, “Татмедиа” җәмгыяте карамагына кергән “Байрак” газетасына, “Мәгариф” журналына язылган. Башка басмалар да алдыра. Гаиләләрендә җәмгысе 2700 сумлык подписка рәсмиләштергәннәр.

— Район газетасына язылмый калганыбыз юк. Буа хәбәрләрен шуннан укып беләбез. “Мәгариф”не эшемдә кулланам. Анда үз материалларымны да бастырганым бар. Һәрберсе үз урынына кирәк. Балалар кечкенә чагында алар өчен басмаларны да күп алдырдык, – ди тумышы белән Тукайлы Арча ягыннан булган мөгаллимә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International