Бөтенроссия акциясенең бер көнен туган ягыбыздагы сулыкларга багышладылар

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

«Мәрхәмәтле язгы атна  - МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН #» акциясе кысаларында Буа муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен балалар китапханәсенә сәяхәт оештырдылар. Чараны туган ягыбыздагы сулыкларга багышладылар.Китапханә хезмәкәрләре балаларны бездэ булган елгалар, күлләр белән таныштырдылар, аларнын кешелек дөньсы өчен нинди зур роль уйнауларын сөйләделәр.

Чара слайдлар карау белән тәмамланды. Хезмәткәрләр бу чара белән баларга ничек табигатьне саклап калып, кешелек дөньсына ярдәм итеп булуны күрсәтергә тырыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International