«Язмыш сынавы»н караганнан соң

2018 елның 16 марты, җомга

Бик уңышлы “җыелма” - Зифа Кадыйрованың «Язмыш сынавы» әсәре дә, Буа халык театры артистлары уены да.  Бу хакта драманы үз күзләрем белән күргәннән соң, башка тамашачы фикерен дә кушып әйтәм.

Театрны сәхнәгә куючы Зөһрә Талипова нигә бу теманы  сайлаган соң? 

– Әсәрне беренче тапкыр укыганда еладым. Бик нечкә тема. Бездә бит “егылганнарга” кул би-рергә ашыгучы юк. Ә монда башкача. Илдус образы турында әйтүем. Бу образда тормыш иптәшем Илнар Талипов. Мөнирәне үзем уйнарга булдым. Тормышта ачу саклап, үч-ле булып яшәүнең ниләр булып әйләнеп кайтуын күрсәтәсем килде, – ди ул.     

Төп рольләрне – Таһир белән Әлфияне артистлар Рөстәм Әхмәдуллин белән Гүзәл Салаватова башкаралар. Вакыйга авылда, гади татар гаиләсендә бара. Яңа гына мәктәпне тәмамлап, шәһәргә укырга киткән Әлфия авылдашы Таһирны армиягә озату кичәсенә кайткач аңа гашыйк була.  Бөтерчек кебек, күзләрендә ут чаткылары янган кыз үз образына шуның кадәр оста керә ки, әмма сөю хисе шунда ук күңелгә шом сала.  Әлфиянең апасы - булачак табиб Алсу да сеңлесенең  мәхәббәт диңгезендә йөзүенә куркып карый.  Тик вәгъдәләшкән парлар ике елдан соң кабат шул басмада очрашырга, туй итәргә сүз куешалар. Моңа кадәр Таһир белән очрашкалап йөргән Мөнирәне бу хәбәр шаштыра. Әлфиягә рәхәт күрмәячәге турында кисәтә. Вакыйгалар куерганнан куера. Мөнирә ролендә Зөһрә Талипова  гаҗәп оста! Таһирга үч итеп, туй көнне аның якын дусты Илдусның куенына керә. Ирне бөтереп алып шәһәргә алып китә. Илдус барысын да ташлап, авылга кире кайткач та кабат Мөнирә “капкынына” эләгә. Хәер, Мөнирәне жәлләп, Таһирның әнисе Гарифә әбети дә (рольдә Нурдания Низамова) аларны кабат бергә булырга өнди.

Гашыйк егеттән чын ир булып җитлеккән Таһир юкка чыккач, сәхнә  азрак бушап калгандай булды. Ире үлемен кичерә алмаган Әлфия бөтенләй аяктан егыла. Бу вакытта Алсу ролендә Зөлфия Алимова вакыйгаларны тагын җанландыра. Үзе табиб була торып та, илаһи көчнең барлыгына ышана ул! Сеңелесен күрәзәче карчык ярдәмендә аякка бастыруга ирешә. Сихри көч иясе ролендә Әлфия Галимова.

Сәхнәдә Әлфия белән Илдусның гомере тамашачы күз алдында үтә. Язмыш аларның юлларын бергә бәйли. Монда Әлфиянең бар яманлыкны кичерә белүе, кеше бә-хете өчен хәтта үз-үзен корбан итүе таң калдыра. Елата. Таһирга булган мәхәббәтен йөрәгенең бер почмагына төреп, ул, Илдусны юлдан язудан алып калам дип, йортка кертә. Сихер ясап, акылдан яздырган, инде моннан соң үз-үзенә кул салган Мөнирәне дә киче-рә. Хәтерләсәгез, спектакль башында Мөнирә Әлфиягә барыбер бәхетле булмассың, дигән иде. Әлфия белән Илдус  картаймышлы көннәрендә бәхетне бер-берсенә те-рәк булып яшәүдә, балалар, оныклар сөюдә табалар.

Тамашачы сәхнәдә пәрдә төшкәннән соң да күз яшьләрен сөртә-сөртә артистларны алкышлады, чәчәкләргә күмде. Бу көннәрдә “Язмыш сынавы” авыл клубларында дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International