Татарстан медицинасы легендасы

2018 елның 16 марты, җомга

Әйтергә генә ансат, якташыбыз  Наил Садыйковның халык сәламәтлеген саклауга киткән еллары ярты гасырдан артып китә. Ул бүген дә яраткан һөнәреннән аерылмаган.

Героебыз 1941 елны Буа шәһәрендә туа. Эшче әти-әни улы һөнәр сайлаганда якын дусты киңәшен тота – Казан дәү-ләт медицина институтының медик-профилактикалау факультетына укырга керә. Яшь табибны Төркмәнстанның Мары шәһәренә эшкә юллыйлар. Бер елдан соң белгеч, гаилә хәле белән бәйле сәбәпләр аркасында, кабат Буага кайта. Үзәк дәваханәдә йогышлы авырулар табибы булып эшли башлый. Соңрак аңа баш табиб урынбасары вазифасы йөкләнә. 

1972 елда Наил Садыйковны Буа медицина училищесы директоры итеп куялар. Нәкъ шул вакыттан башлап аның гомере сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар әзерләү һәм аларны тәрбияләү белән бәйле. Якташыбызны, искиткеч оештыру сәләтен, үзенә һәм башкаларга карата таләпчәнлеген күреп,  1981 елда Казанга күчерәләр. Ул Казан медицина училищесы базасы директоры булып эшли башлый. Шул чорда тормышында  төп  казанышларының берсе булган яңа училище бинасын төзетә башлый. Бина өч елда файдалануга тапшырыла.  Һәм бүген биредә дипломсыз  һәм диплом алган белгечләрне әзерлиләр. 1989 елда тагын яңа вазифага - Татарстан Сәламәтлек саклау министрының кадрлар буенча урынбасары итеп билгеләнә. 2000 елдан башлап табиб ветеран медицина хезмәткәрләренең республика спартакиадасын оештыручыларның берсе булып тора. Сәламәтлек саклау системасы өлкәсендә үзен аямый хезмәт куйганы өчен ул СССР сәламәтлек саклау отличнигы, Россия Федерациясе һәм ТАССРның атказанган табибы исеменә, Фидакарь хезмәте өчен медаленә лаек була. Тик иң гуманлы һөнәр иясе өчен иң мөһиме булып һәрвакытта кеше сәламәтлеге тора.

Бүген Наил Сәлахович Татарстан ветераннарын медицина һәм дарулар белән тәэмин итү буенча комиссиясе җитәкчесе булып тора. Моннан тыш ул әле Республика Сәламәтлек саклау ветераннар оешмасын оештыручы һәм аның рәисе дә. «Сәламәтлек саклауда Мактаулы ветеран» уникаль бүләген булдыру да аның идеясе. Ветеран ел саен республика медицина учреждениеләре ветеран-җитәкчеләрен Сәламәтлек саклу министры белән очрашуын оештыра. Әлбәттә, бу сөйләшүдә өлкән буын үзләрен борчыган проблемалар турында сөйлиләр, аларны хәл итү юлларын эзлиләр. Бөек Ватан сугышы елларында госпитальләрдә, медсанбатларда, яу кырларында Бөек Җиңүне якынайтуга үз өлешләрен керткән Татарстан медицина хезмәткәрләре турында китап бастырылды. «Җиңү хакына» дип исемләнгән әлеге басманы мәгълүматын туплап бастыруда ул башлап йөрде. 2015 елда аңа  юкка гына «Елның иң яхшы табибы» республика конкурсында «Татарстан медицинасы легендасы» исеме бирелмәгәндер. Буалылар сайлаган һөнәренә гомере буе тугры калган, сәламәтлек өлкәсендә санап бетергесез хезмәт башкарган якташлары белән горурланып яшиләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International