Кош гриппы “кайтмасын”

2018 елның 6 апреле, җомга

Тиздән халык кошчылык фабрикаларыннан һәм базарларда арадашчылар аша, күп очракта очраклы кешеләрдән кош-корт, бәбкә-чебешләр сатып ала башлаячак. Моның белән йорт кошларының кош гриппы белән зарарлану проблемасы да арта, чөнки ерак илләрдән күчмә кошлар кайта.

“Россельхознадзор”ның Татарстан Рес-публикасы буенча идарәсе дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова әйтүенчә, моның төп сәбәбе булып киек күчмә кошлар, аеруча кешеләр тирәсендә яшәүче кошлар тора. Шуңа күрә кош-корт асраучы халык та, шәхси-ярдәмче хуҗалыклар җитәкчеләре-шәхси эшмә-кәрләр дә, эре предприятиеләр җи-тәкчеләре дә кош гриппы таралу, зарарланган баш санының үлү куркынычы янау сәбәпле профилактика чараларын үтәргә тиешләр. Беренче чиратта кошларны яисә кошчылык продукциясен контрольсез кертүгә юл куймау мөһим. Теләсә нинди санкцияләнмәгән базарлар һәм әлеге авыру белән зарарланган продукция сату кош гриппы баш күтәрүгә,  аның кешеләргә йогуына сәбәпче булырга мөмкин. Моннан тыш, аеруча күчмә кошлар кайткан чорда йорттагыларын ябык биналарда асрау шарт.

Шулай ук кошлар өчен азыкны барлык ветеринария озатуы документлары белән әлеге авырудан азат булган урыннардан гына сатып алырга кирәк. Белгечләр раславынча, кош гриппы кеше өчен нигездә куркыныч түгел. Әмма бүгенге көндә әлеге вирусның күп санлы штаммнары бар. Һәм бер генә медицина хезмәткәре дә грипп мутацияләнми һәм кеше авырмаячак, дигән гарантияне бирә алмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International