Юлчыларга эш фронты әзер

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

Яз җылы һәм кояш белән генә түгел, юлларда “кариес”, чокырлар белән дә ассоциацияләнә. Кайда асфальтны “ямарга”, кайда капиталь ремонт кирәк. Район Советы аппаратының гомуми бүлеге начальнигы Ранис Бәдертдинов белдерүенчә, юлчыларга эш фронты  инде әзер, бары тик шәһәр юлларының кардан ачылганын гына көтәләр. Кайсы урамнарда төзекләндерү эшләре алып барылачак? 

– Шәһәрдәге юл челтәрен ремонтлау планы расланды. Киләсе айдан эш башлыйбыз. “Волгадорстрой” җәмгыяте эшчеләре шәһәрнең К. Маркс, Вахитов, Кыр урамнарын юл полосасын өлешчә яңартачаклар. Районның юл фондыннан 10 миллион сумнан күбрәк акча бүлеп бирелде. Шулай ук шәһәрнең Тимер юл, 2нче Тимер юл, Беренче Май, 2нче Беренче Май, Пионер, Казан һәм Колхоз урамнарын өлешчә төзекләндерү дә планга кертелгән. Беррәттән Куҗак авылының Яшел, Яңа Чәчкапның Совет урамнарында юл ясарга җыенабыз. Аңа алдан ком-таш катнашмасы җәелә, өсте асфальт белән ябыла. Чыгымнар республика бюджетыннан каплана.

– Ранис Ринатович, “ямаулы” ремонт дип телгә кергән чокырларны тигезләү эшләре быел үткәреләчәкме?

– Моңа муниципалетитның 1,5 миллион сум акчасы тотылачак. Бу суммага Космовский, Ефремов, Р. Люксембург, Гагарин, Совет, Төньяк Коммуна, Республика, Мәктәп, Бебель, Горький, Ямашев, Пушкин, Б. Хмельницкий тыкрыгы, Колхоз, Яшел, Ф. Җамалиева, Ленин, Комаров, Болын, Дала, Татарстан, Бакчалы, Кояшлы, Г. Исхакый урамнарында – барлыгы 1254 квадрат метр мәйдандагы юллардагы чокырлар бетереләчәк.

– Юлларны җәяүлеләргә дә, автомобильчеләргә дә куркынычсыз итеп  билгеләр белән дә комплектлаштырырга да кирәк бит әле. Бу эш ничек куелган?

– Моңа  юл фондында узган елдан калган акчаны тотарга исәплибез. Бу суммага Жорес, Колхоз һәм Вахитов урамнарында асфальттан ясалма тигезсезлекләр ясалачак. Жорес урамында 53 юл билгесе яңартылачак. Шулай ук бу акча Р. Люксембург һәм Төньяк Коммуна, Жорес һәм Кызыл Армия, Космовский һәм Татарстан урамнарындагы җәяүле юлны аркылы чыгу урыннарын тулысынча җиһазларга җитәргә тиеш. Моннан тыш, шәһәр юлларына 50гә якын термопластик материалдан сарылы-аклы “зебра” ясалачак. Ул чыдамрак. Юл полосаларын аеручы сызыклар шәһәрнең 16 урамында сызылачак – май һәм август айларында.

– Ә күпкатлы йортлар территориялә-рен асфальтлау планга кертелгәнме?

– Гадәттә, юлларны ясау, шәһәр инфраструктурасын җәелдерү планын халык мәнфәгатен дә исәпкә алып эшлибез. Буалылар үтенече буенча Яшьләр урамының 5, Арефьевның – 2, 2 “А”, 9, 10, 11, 8/31, 15, 16, 17, 18, 20, 20 “А”, Ефре-мовның – 146, Р. Люксембургның – 128, 128 “А”, 134, 136, Б.Хмельницкийның - 46, 48, 50, К. Зыятдиновның – 9, 11, Гага-ринның – 21, Җиңүнең 65 еллыгының - 5, 7, Космовскийның – 81 номерлы йортлары алды территорияләре асфальтланачак. Бу ремонт республика программасы кысаларында башкарыла, аңа 35 миллион сумнан күбрәк акча тотылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International