Районда “Авангард”, “Дружба”, “Ямбулат”, “АгроНур” чәчүгә чыктылар. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 3 майга ул 340 гектарда башкарылган. Башка эшләрдән район буенча орлык агулау тиешленең 84, уҗымнарны тукландыру – 60, күпьеллык үләннәрне — 31, аларны тырмалау шул чагыштырмада 4 һәм 40 процентында үткәрелгән. Туңга сөрелгән җирләрнең 8 проценты тырмаланган.