“Фестивальне Безруков яба”

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

Кичә Буада Россиянең генә түгел, чит ил театр коллективларын да берләштергән халыкара фестиваль старт алды. Язгы фестиваль инде традициягә керде. Быел ул нәрсәсе белән гаҗәпләндерәчәк? Географиясе нинди? Тамашачыга нинди репертуар тәкъдим итәләр? Шуңа охшаш сораулар белән фестивальне оештыру идеясе башында торучы җирле театр җитәкчесе Раил Садриевка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Раил Илдарович, кыскача таныштырып китегез әле, фестиваль үз эченә нәрсәләрне сыйдырачак?

– Кичә “Буа: диалоглар яссылыгында халыкара театр фестивале”н “Футлярда” спектакле белән ачтык. Быел да фестивальгә Татарстанның берничә театр коллективын чакырдык. Әмма барысын да сыйдыру мөмкин түгел. Халыкара статусында булгач, тамашачыга чит җирләрдә театрларны күрсәтәсе килә. Аларга – үзебезне, гомумән Татарстанны дип әйтүем. Быел безгә беренче тапкыр Швейцария, Әзербайҗан театр коллективларының килүләре көтелә. Күрше төбәкләрдән – Чуашстан, Мари Эль, Удмуртия, Башкортостан, Оренбург өлкәсеннән, шулай ук Мәскәүдән, Казахстаннан артистларның килүләрен көтәбез. Барлыгы 23 коллектив чыгыш ясаячак. Барысын да санап чыгу мөмкин түгел. Без фестиваль, анда катнашучылар турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша җитәрлек сөйләдек, дип уйлым. Шунысын ышандырып әйтәм, һәркайсы үзенең иң уңышлы әсәрен тәкъдим итәчәк.

– Узган ел читтән килүчеләр күбрәк иде кебек? Бу шулаймы?

– Алай дип әйтмәс идем. Фестивальгә бару чыгымлы да бит әле ул. Аннан соң кайбер чит ил театрларының таләплә-ренә безнең театр сәхнәләре җавап бирә алмый. Төрле җиһазлар, махсус эффектлар җитми. Шул да туктап калырга мәҗбүр итте аларны.

– Фестивальне ачу тантанасын да быел яңа форматта оештырырга уйлагансыз шикелле?

– Осталык вакыт белән килә диләрме әле? Узган ел аны зурлап ачу оештырырга вакыт җитмәде. Быел без аны шәһәрнең Үзәк паркында зур тамаша итәргә булдык. Күрми калмагыз, ул 20 майда 14 сәгатьтә башланачак.

– Фестиваль кунакларын быел күрше район сәхнәләрендә дә күрергә булачак? Ни өчен шулай  уйладыгыз?

– Графиктан күргәнсездер, нигездә, аларда балалар спектакльләре күрсәте-ләчәк. Провинциядә балалар өчен спек-такльләр бик аз күрсәтелә бит! Нигә монда бармаска, дип уйладык.  Тәтеш, Апас сәхнәләрендә нәни тамашачыны бик кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар көтәчәк.

– Раил Илдарович, Сез бит әле яңгы-равыклы финиш турында бер сүз әйтмәдегез. Анда Сергей Безруков катнашачагы дөресме ул?

– Танылган актер Сергей Безруков Буага 24 майда киләчәк. Ул “Маленький принц” моно-спектаклендә уйнаячак. Бу көнне Үзәк паркта фестивальне тантаналы ябу булачак. Кыскасы, буалыларны әйтеп бетергесез тәэсирләр көтә әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International