Авыл-бакча булачак

2018 елның 18 мае, җомга

Бик-Үтидән фермерлар Миләүшә һәм Җәмил Дәүләтшиннар үткән елның көзендә авылдан ерак түгел җиләк-җимеш бакчасына нигез салдылар. Тугыз меңнән күбрәк алмагач, һәм 5 мең төп кура җиләге үсентесе утырттылар.

Өч  ягын наратлар уратып алган көньяк сөзәклек – элеккеге алмагач бакчасы урыны.

– Кечкенә чагында монда уйнарга йөри идек. Ә дүртенче сыйныфны тәмамлагач алма җыярга килә башладык. 1979 елдагы суык кышта биредә дә алмагачлар өшеде. Ул матурлык гомергә истә калды һәм һәрвакыт бакчаны торгызасы килде. Хатыным Миләүшә дә шушы авылдан. Яшь чагында мин аңа алма бакчасы бүләк итәргә вәгъдә бирдем. Бу хыялны инде бер гаилә булганнан соң 1991 елда тормышка ашырырга керешкән идек. Авыл пенсионерлары, мәктәп укучылары белән бергә 400 төп алмагач утырттык, – ди Җәмил.

Ул чакта Казанда яшәгәнгә авылга кайтып-китеп кенә йөриләр Дәүләтшиннар. Ә хуҗасыз калган үсентеләр “аяклана”.

Туган авылы тарткан Җәмил 2006 елда фермер хуҗалыгы оештыра. Аның карамагында 550 гектар җир бар.  15 елдан соң гаилә кабат  яшьлектә калган темага әйләнеп кайта. Бу вакытка инде 30 ел хезмәт куйган эшен ташлап Миләүшә дә фермер хуҗалыгы төзи. Икәү бергә  чынлап-торып бакча торгызырга алыналар.

– Республикада җиләк-җимеш питомниклары юк дәрәҗәсендә булып чыкты. Үсентеләр эзләү, эш тәртибен өйрәнү максатында Волгоград, Белгород, Тамбов, Пенза өлкәләренә бардык. Анда бакчалар заманча, билгеле, безнең балачактагы кебек түгел. Алмагачлар интенсив технология буенча үстерелә. Бик кызыксындык. Һәм мин  шунда бу эшне үзем генә башкарып чыга алмавымны аңладым, – ди Җәмил.

Хатыны гына түгел, өч кызы, кияүләре дә ярдәм итәргә ашкынып торалар.  Үсентеләргә килгәндә, климатка туры килүчесен шактый эзләргә туры килә әле. Аларны Тамбовтан, Чуашстаннан кайтарталар.

Авырлыклар бу гына булса икән ул! Әйтеп бетергесез кәгазь эше, гаилә башлыгы әйтүенчә,  тулысынча диярлек Миләүшә карамагында. Бу өлкәдә ярдәмнәре, киңәшләре өчен алар район башлыгы Марат Җаббаровка, Татарстанның Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовка, “Татмелиорация” җитәкчелегенә рәхмәтлеләр.

Инде яз башында ук үсентеләрне су белән тәэмин итү проблемасы килеп баса. Якын-тирәдә сулык юк, шуңа да 2 мең кубометрдан күбрәк су сыйдырышлы ясалма күл казытырга туры килә. Аңа кадәр 500 метрдан электр баганалары сузалар, 50 метр тирәнлектә ике скважина бораулыйлар. Ә ясалма күлдә су тормавы ачыклана. Монда кабат яңа технологияне өйрәнәләр, төрле күргәзмәләргә йөриләр һәм Түбән Новгородтан бер компанияне сайлап алалар. Без бакчага килгәндә алар күлне “ябулап” бетереп киләләр иде. Аслык өч каттан – геотекстиль, спанбонд материалларыннан һәм 1 миллиметр калынлыктагы махсус пленкадан тора.

–  Алга таба насос станциясе урнаштырылачак. Күлдән суыртылган су фильтрланачак. Ашлама кертү өчен аерым узел булачак. Аннан су торбалар буенча тамчылап алмагачларга килеп җитәчәк, – дип аңлатты безгә Җәмил.

Инде өч елдан җимешләре белән сөендерәчәк алмагачлар ярым карлик сортларыннан. 3-3,5 метрга кадәр генә үсәчәкләр һәм һәр төп бары 30-50 килограмм товарлы алма бирәчәк.  Ә менә ремантант сортлы кура җиләгеннән август ахырында ук авыз итеп булачак. Миләүшә биредә тагын җир җиләге, кара бөрлегән үстерергә дә тели. Җимеш саклагыч төзеп, буалыларны алма белән ел әйләнәсе тәэмин итү хыялы да бар Дәүләтшиннарның.

– Барлык алмалар товарлы булып бетмәс инде ул. Сатуга бармаганнарыннан сок чыгартырга да исәп бар, – дип,  киләчәккә планнары белән уртаклашты Җәмил.

Ул сөйләгәндә башкарган эшләренә генә түгел, бар нәрсәне белеп аңлатуына да сокландык. Юкка гына фермерга агроном-инженердан алып каравылчыга кадәр булырга туры килә, дип  әйтмиләр икән.  Алма агачын ничек утырту һәм үстерү серләре турында да сәгатьләп сөйләргә әзер ул. Вакытлары гына тыгыз чакка туры килдек.

Инде йомгаклап шуны әйтәсе килә: бакча утырту саваплы эш. Моны чын йөрәге белән башкаручы, киләчәк буыннар турында да кайгыртучы яңа танышларыбызның эшләре уңай баруын, бакчалары мул сыйлы булуын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International