“Ромашка” балалар бакчасында республика зона семинары узды

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Буаның “Ромашка” балалар бакчасында “Баланы үстерүнең бердәм яссылыгын булдыру: балалар бакчасы һәм гаилә хезмәттәшлеге” дип аталган республика зона семинары булды.  Аны әлеге бакчада уздыру район мәгариф идарәсе һәм “Ромашка” балалар бакчасы җитәкчелеге инициативасы иде.
Семинар эшендә «Россия гаиләсе» милли иҗтимагый комитеты Татарстан төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Лидия Карцева, район мәгариф идарәсе начальнигы Илгиз Ханбиков, район ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” территориаль бүлекчәсенең Буа бүлеге начальнигы Анна Сергудаева,Буа, Тәтеш, Апас, Кама Тамагы мәктәпкәчә балалар учреждениеләре җитәкчеләре, методистлары, педагоглары, шулай ук “Ромашка” бакчасының ата-аналар берлеге катнашты. Әлеге чараны әти-әниләр алып бардылар да. Шулай ук алар катнашында балалар белән флешмоб, туган көн үткәрү күренеше, квест-уеннар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бергәләп өйрәнүләр оештырылды.

Семинарның максаты да бакчада балалар өчен уңай шартлар тудыру һәм балалар бакчасы һәм гаиләнең хезмәттәшлеге проблемасын хәл итүгә багышланган иде. Соңыннан Л. Карцева “Ромашка” балалар бакчасында ата-аналар белән хезмәттәшлек итүнең югары дәрәҗәдә оештырылуына зур бәя бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International