Тугыз булачак солдат иртәнге 5тә юлга кузгалдылар. Аларны озатырга район башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камәртдинов та килгән иде. Ул егетләргә хәрби бурычларын үтәп, исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын теләде, акчалата бүләкләр тапшырды. Аның сүзләренә хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин һәм әти-әниләр кушылды.