Хөрмәтле социаль хезмәткәрләре!
Социаль хезмәткәрләре кешеләрнең йөрәк яраларын бәйләүче җылы куллы гына түгел, шәфкатьле, игелекле, кешеләргә ярдәм итүдән тәм табып яшәүче затлар. Алар башкалар кайгыртуына, тәмле сүзгә, аралашуга мохтаҗ картлар, инвалидлар тормышына кечкенә генә булса да бәйрәм төсе иңдерәләр. Алга таба да гел шулай кешеләрне шатландырып яшәгез. Сезгә сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге телим.
Буа муниципаль район башлыгы Марат Җәббаров