Хөрмәтле дин кардәшләребез! Рамазанның утыз көне һәркайсыгыз өчен зур бәйрәм булды. Изге айда ураза тоттыгыз, тәравих намазлары укыдыгыз, авылларда һәм шәһәрләрдә ифтар мәҗлесләре үткәрелде. Рамазанда олысы-кечесе изге гамәлләр кылырга ашыкты, иганәчелек ярдәме күрсәтелде, күчтәнәчләр, бүләкләр бирешелде, күңелләр сафланды.
Сезне Ураза Гаете белән котлыйм, барчагызга исәнлек, игелекле эшләрегездә уңышлар, бәхет, татулык, илгә-көнгә тынычлык телим
Буа муниципаль район башлыгы М.А. Җәббаров