Буада Хәтер һәм матәм көне

2018 елның 22 июне, җомга

Бүген буалылар: Бөек Ватан сугышы ветераннары, толлары, яу кырында ятып калган каһарманнарның якыннары шәһәр үзәгенә килде.

Фашист илбасарлары Советлар иленә басып керүгә 77 ел узуга багышланган митингны  муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров ачты. Анда сугыш елларында төрле батырлыклар кылып, яу кырында башларын салган райондашларыбызның исемнәре яңгырады. Барлыгы 21  сугышчан  солдатның якыннарына, туганнарына Марат Азатович котлаулардан соң бүләкләү кагазъләрен тапшырды. Бер минут тынлык игълан ителгәннән соң, буалылар мемориал комплекска чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International