БДИ ЙОМГАКЛАРЫ:ИНФОРМАТИКА БУЕНЧА БАЛЛАР ӨСКӘ “СИКЕРДЕ”, ЧИТ ТЕЛДӘН “ЙОМШАРДЫ”

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

Район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел районда 188 бала  11 сыйныфны тәмамлап, бердәм дәүләт имтиханнары тапшырган. Алар барысы да кулларына өлгергәнлек аттестаты алып чыкканнар. Сынау нәтиҗәләре буенча район мәгариф идарәсенең бердәм дәүләп имтиханнары буенча баш координаторы Илсур Хәсәновка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

-Илсур Мидхәтович, быелгы бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре узган ел белән чагыштырганда нинди?

- Буалылар быел да уртача алганда  узган ел кебек, яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Математиканың профиль өлешеннән, физика, тарих, җәмгыять белеме фәннәреннән уртача балл республика дәрәҗәсеннән югарырак булды.  Математиканың база өлеше,  биология фәннәре республика буенча  узган елдагыча калды. Ә менә химия, география, инглиз теле, рус әдәбияты фәннәреннән  республика дәрәҗәсеннән “аска тәгәрәдек”. Быел информатика фәненнән “сикереш” иң югарысы  булды. Узган ел уртача балл 59,47 булса, быел ул 66,4кә җитте.

-Иң югары балларны кайсы мәктәп укучылары күрсәтте?

-1 номерлы аерым  фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе лидер – 11 укучысы бик яхшы нәтиҗәгә тапшырды. Аннан кала лицей-интернат (10 укучы), 5 номерлы гимназия белән Р. З.  Сәгъдиев исемендәге мәктәпләр (6 укучы), 2 номерлы лицей (5 укучы), М. Вахитов исемендәгге гимназия (4 укучы).  Авыл мәктәпләре арасында Протопопово (3 укучы югары балл җыйды),  Алших, Яңа Тинчәле, Ырыңгы (2шәр укучы), Адав-Толымбай, Боерган (1әр укучы)  мәктәпләрен атарга була.

-Иң зур балл җыючы укучылар кемнәр алар?

- Районда иң югары балл ияләре  лицей-интернаттан һәм М. Вахитов исемендәге гимназиядән. Лицей-интернат укучысы Камила Низамова рус теленнән, Вахитов исемендәге гимназиядән Эльвина Самерханова биологиядән   98әр  балл җыйдылар.  Рус теле фәненнән шула ук  лицей-интернат укучысы Эмиль Гыймадиев (96 балл), Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Дилүзә Хөснетдинова, 2 номерлы лицейдан  Регина Сабирова, Яңа Тинчәле мәктәбеннән  Жасмин Фәхретдинова, 94әр балл, 1 номерлы  мәктәптән Анастасия Осташева, Протопопово мәктәбеннән Екатерина Тюплина 91әр балл җыйдылар. Җәмгыять белеме буенча Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Эльмира Сабитова – 97, 2 номерлы лицейдан Лейла Зарипова – 95,  Аксу урта мәктәбеннән Альбина Салаватуллина 92 балл  җыйдылар. Альбина татар теле фәненнән дә 92 балл җыеп, югары нәтиҗә күрсәтте. 5 номерлы гимназиядән Нияз Маннапов информатикадан иң югары –  94 балл җыйды. Быел мәҗбүри фәннәрдән “начар” билге алучылар булмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International