Бәйрәм белән!

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Хөрмәтле буалылар!

   Сезне чын йөрәктән мөселманнар өчен иң изге бәйрәмнәрнең берсе –Корбан Гаете белән котлыйбыз. Бу бәйрәм изге җирләргә хаҗ кылу тәмамлануны белдерә.

    Корбан бәйрәме тынычлык һәм игелек, кичерү һәм якыннарга карата изгелек кылуны символлаштыра. Ул шәфкатьлелеккә чакыручы Ислам нигезләрен хәтерләтә, кешеләрдә барлык диннәр өчен дә уртак булган гомумкешелек кыйммәтләренә карата ихтирам тәрбияли. Бу көннәрдә мөселманнар матур традицияләргә һәм әби-бабайларыбызның рухи васыятьләренә йөз белән борыла. Тынычлык, әхлакый чисталык, туганлык һәм ышану – болар исламның асыл кыйммәтләре.

    Яхшы ниятле һәм игелекле эш-гамәл кылган кешеләрне берләштерүче бәйрәмнең нуры сезнең көндәлек тормышыгызны яктыртсын, һәр өйгә, һәр гаиләгә шатлык, тынычлык, татулык алып килсен!

   Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм тынычлык!       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International