Мәчетләренең 20 еллыгын бәйрәм иттеләр

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

Бүген, Корбан Гаете көнне, Буа муниципаль районының Исәк авылында мәчетләренең 20 еллыгын бәйрәм иттеләр. Бәйрәмгә авылдашлар һәм күрше авыл кунаклары җыелды. Бәйрәмнең шәрәфле кунаклары арасында Буа Якташлыгы президенты Ирек Закиров, Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камәртдинов, Әбделхәй Нәбиулла улы Хәйруллов та бар иде. Алар җыелган барлык кешеләрне Изге Корбан Гаете белән тәбрикләп, тынычлык, Исәк авылының һәм мәчетнең алга таба да чәчәк атуын теләделәр. Буа районы үзешчәннәре җырлары белән куандырды. ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре Фәния Исхакова мөнәҗәт әйтте, мөнәҗәттә авыл яшәсен, мәчет ишекләре һәрвакыт ачык булсын дигән җылы сүзләр бар иде. Тантанада катнашучылар өчен бәйрәм табыны әзерләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International