Хәрби хезмәткә алынучылар өчен "кайнар линия" эшләячәк

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

5 октябрьдә хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан халык өчен телефон "кайнар линия" ачылачак.

Тулы мәгълүмат алырга, гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты вәкилләре ярдәм итәчәк.

"Кайнар линия" телефоны: 8 (843) 236-00-71.

Консультация: 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International