Бүләккә открытка

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

2018 елның 1 октябрендә Россиядә өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Шушы бәйрәм алдыннан Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре "Преодоление" клубы әгъзалары өчен үзенең куллары белән котлау открыткалары ясау буенча дәрес уздырдылар.
Иҗади сәләтләрне үстерүдән тыш, әлеге чара балаларга өлкән буынга карата хөрмәт тәрбияли. Ә үз куллары белән ясалган һәм бала бүләк иткән открытка өлкән кешене сөендерәчәк, аның яшь буын өчен әһәмиятле булуын күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International