Районда май сыгу өчен көнбагыш – чагыштырмача яңа культура

2018 елның 19 октябре, җомга

Районда май сыгу өчен көнбагыш – чагыштырмача яңа культура. Һәм ул Яңа Тинчәле якларында эшләүче фермерлар арасында популяр.

Крестьян-фермер хуҗалыгын 2004 елда оештырган Сарсаздан Илдус Хәйретдинов көнбагышны икенче ел игә. Без килгәндә “Акрос-595” комбайны белән Илмаз Кәлимуллин 100 гектарлы мәйданны суктырып бетереп килә иде.

– Икенче ел комбайнчы булып эшлим. Көнбагыш суктыруның да, игеннәр кебек үк, бер авырлыгы юк. Ургычны гына алыштырып куярга кирәк, – ди ул. Анысын да, яңа комбайнны да фермер махсус шуның өчен сатып алган.

– Орлыгы кыйммәтрәк булса да, көнбагыш үстерүнең файдасы зуррак. Беренчедән,  вегетация чорында чыгымнар азрак тотыла. Ике тапкыр рәт араларын эшкәрттек, бер мәртәбә яфрактан тукландырдык. Икенчедән сату бәясе әйбәт – килограммын 18-20 сумнан алалар, – ди Илдус Хәйретдинов.  Аны май сыгу заводларына тапшыралар.

Быел уңышны җыю өчен шартлар әйбәтрәк – көз яңгырсыз килде.  Көнбагыш әле тагын 50 гектарда өлгереп килә. Анысын да корыда җыеп өлгерергә телиләр. Әлегә уңыш һәр гектардан уртача 30-32 центнер чыга. Фермер әйтүенчә, бу яхшы күрсәткеч. Былтыр 22 центнер булган. Кырга килә-килешкә үк “симәнкеләрне” тәмләп карарга өлгергән идек инде. Башлары зур түгел, андагы ояларга тыгыз урнашкан бөртекләр дә без чиертергә күнеккәннән шактый ваграк булып чыкты. Уңышы начаррак ахрысы, дип тә уйлап куйдык әле. Ялгышканбыз. Соңыннан сорашып белештек: май сыгу өчен булган көнбагышның сорты шундый икән.  Ә менә үзләре бик тәмле.

Көнбагышларны суктырганнар соң 50 сантиметр тирәсендә сабаклары “утырып” кала.    Ул мәйданны артыннан ук дискатор белән эшкәртеп баралар.

– Көнбагыш җирен  чиста пар итеп калдырабыз. Ул энергияне күп ала. Җәй буе ял иткән кырга көзен уҗым бодае чәчәчәкбез, – ди фермер. Мондый чәчү әйләнешен сакларга  чәчү мәйданнары мөмкинлек бирә. Илдус Хәйретдинов  карамагында алар  бүгенге көндә 1200 гектар  тәшкил итә.

Сүз уңаеннан, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда агымдагы елда әлеге культура 1463 гектарда  чәчелгән. Аның 1360 гектары фермерлар өлешенә туры килә.  Алар арасында көнбагышны иң күп күләмдә – 473 гектарда Яңа Тинчәледән Фәнис Шәрәфетдинов үстерә. Ул өченче ел игә. Телефоннан шалтыратып белештек: бүгенге көнгә аны ул 100 гектарда җыеп алыган, һәр гектардан уртача уңыш шулай ук уртача 30 центнер тирәсе чыга. Район буенча 18 октябрьгә 600 гектардан күбрәге җыеп алынган. Барлыгы 1112 тонна бөртек суктырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International