Йортта яшәүчеләр ремонт эшләренең тәмамлануын ишегалды бәйрәме белән билгеләп үттеләр

2018 елның 19 октябре, җомга

Төзекләндерү эшләре тәмамлану уңаеннан ишегалды бәйрәмен Буа шәһәренең Арефьев урамындагы 17 нче йортта яшәүчеләр оештырды. Бу вакыйганы барлык яшәүчеләр дә түземсезлек белән көтте. Күпкатлы йортта капиталь ремонты төгәлләнү белән котларга һәм аларның шатлыгын уртаклашырга шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибрахманов, район ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова, «Көнбатыш» ТМШ җитәкчесе Марат Зәйнуллин килгән иде.
Яшәүчеләр төзүчеләргә сыйфатлы башкарылган ремонт өчен рәхмәт белдерделәр. "ПМК-6" подрядчы оешмасы төзүчеләре йортны җылыткыч кулланып керамогранит плиткалар белән тышлаганнар. Киләсе елга бу йортның фатирларында шәхси җылылык системасын урнаштыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International