Буада шәһәр территорияләрен төзекләндерү концепциясе турында фикер алыштылар

2018 елның 26 октябре, җомга

Буада, Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров җитәкчелегендә, Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсы кысаларында шәһәрнең үзәк мәйданын төзекләндерү концепциясе буенча гавами фикер алышулар узды. Бу конкурста Буа шәһәре 80 млн. сумга дәгъва итә. Конкурста катнашу өчен төп шарт булып халык һәм бизнес вәкилләренең тәкъдимнәре тора.

Кичә Буа шәһәренең район мәдәният йорты базасында фикер алышуларда 80нән артык кеше катнашты. Төркем эше барышында катнашучылар Буаның тарихи өлешен үстерү концепциясе турында фикер алыштылар һәм аны үз идеяләре белән тулыландырдылар, алар Үзәк мәйданда, паркта һәм шәһәр стадионында уңайлы шартлар булдыру өчен тәкъдимнәр карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International