Шәһәрнең үзәк паркында Конституция көненә багышланган Викторина узды

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Бүген, 2018 елның 12 декабрендә, «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең Буа җирле бүлекчәсе хезмәткәрләре "Яшь гвардия" җирле штабы җитәкчесе белән берлектә Буа шәһәренең Үзәк паркында район халкы арасында РФ Конституциясен белү буенча викторина үткәрделәр, мәсьәләләр Конституциянең гомуми нигезләмәләренә һәм төшенчәләренә кагылышлы иде. Буалылар гражданнарның хокуклары һәм бурычлары нинди, герб һәм флаг ничек күренә, дип бик теләп сөйләделәр. Шуннан соң халыкка һәм шәһәр кунакларына Россия триколоры тасмалары тараттылар.
Россия флагын символлаштыручы тасмалар таратуы беркемне дә битараф калдырмады. «Мондый акцияне без ел саен үткәрәбез. Әлеге чараның төп максаты-ватанпәрвәрлек һәм Россиянең дәүләт символына хөрмәт тәрбияләү», - дип сөйләде «Яшь Гвардия» җирле штабы җитәкчесе Альбина Булатова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International