"Сетевая компания" ААҖ филиалы-Буа электр челтәрләренә 50 ел

2018 елның 15 декабре, шимбә

"Сетевая компания" ААҖ филиалы Буа электр челтәрләрен 50 яшьлек юбилее белән тәбрик итәм! БуЭС 8 административ районны: Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, электр энергиясе белән тәэмин итә. Авыл хуҗалыгы объектлары, сәнәгать һәм башка предприятиеләр, шулай ук "Свияжск холмы" тау чаңгысы курорты, Иннополис шәһәре, Свияжск утрау-шәһәре кебек танылган объектлар җылылык һәм яктылык белән тәэмин ите. Хезмәт күрсәтә торган территориянең гомуми мәйданы 10 мең квадрат километрдан артык, анда 180720 кеше яши! Буа электр челтәрләрендә үз һөнәрләренә бирелгән, иң югары нәтиҗәгә юнәлдерелгән кешеләр эшли. Алга таба да уңышлар, коллективның килешеп эшләүен һәм куелган барлык бурычларны уңышлы хәл итүен телим!
Буа муниципаль районы башлыгы М. А. Җаббаров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International