Буада хезмәт законнарын үтәү буенча гражданнар кабул ителде

2019 елның 8 феврале, җомга

Бүген, 8 февральдә, Буа муниципаль районы Башкарма комитетында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясенең баш дәүләт хезмәт инспекторы урынбасары Артем Ларюхин гражданнарны күчмә кабул итте.
Кабул итү барышында буалылар хезмәт законнарын саклауга кагылышлы сораулар бирә алдылар. Шул исәптән гражданнарны сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләренә өстәмә ял бирү, хезмәткәрләрне укыту һәм хезмәтне саклау буенча белемнәрне тикшерү мәсьәләләре, югарылыкта эшне регламентлаучы норматив актлар, эш урынында бәхетсезлек очраклары килеп чыккан очракта эш тәртибе һәм башкалар кызыксындырды.
Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә Артем Юрьевич җентекле аңлатмалар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International