Безнең район вәкиле «Ел хатын-кызы. Ел ир аты: хатын кыз карашы» конкурсының зона этабында җиңү яулады

2019 елның 9 феврале, шимбә

Кичә, 8 февраль көнне, Чүпрәле районында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»республика конкурсының зона этабына йомгак ясалды. Конкурста безнең районны «Өченче буын героинясы» номинациясендә Низамова Нурдания Гареевна - район мәдәният йортының «Голжамал» фольклор ансамбле солисткасы һәм «Ел үрнәге Хатын - кызы» номинациясендә Республика матди ярдәм үзәгенең 15 нче бүлеге мөдире Дроздова Юлия Александровна лаеклы тәкъдим иттеләр. Юлия Александровна "Ел хатын-кызы. Ел ир - аты: хатын-кыз карашы", "Хатын-кыз-ел үрнәге" номинациясендә җиңү яулады һәм 8 Март алдыннан Казанда Татарстан Республикасы җитәкчелеге катнашында узачак конкурсның республика этабында катнашачак.. Аны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
Әйтергә кирәк, зона этабында Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнарыннан 30дан артык конкурсант катнашты. Аларны «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖнең җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә хезмәте башлыгы, «Татарстан хатын-кызлары» Региональ иҗтимагый оешмасы Президиумы әгъзасы Гүзәлия Минкина рәислегендәге жюри бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International