Буалылар Президент кулыннан бүләкләр алдылар

2019 елның 22 феврале, җомга

Кичә, өченче чакырылыш Буа муниципаль районы Советының 38 нче 2018 елда районның социаль-икътисадый үсешенә нәтиҗәләр ясауга һәм 2019 елга бурычлар билгеләүгә багышланган утырышы барышында, муниципалитет үсешенә зур өлеш керткән буалыларны тантаналы бүләкләү булды.

Алар Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов кулыннан Дәүләт бүләкләре алдылар. Рөстәм Нургали улы Буа элеваторы директоры Хәкимов Газинур Хәбибулла улына «Фидакарь хезмәт өчен» медален, Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Абдрахманов Нияз Шакир улына «Татарстан Республикасы җирле үзидарәләрен үстерүдәге казанышлары өчен» медален тапшырды. Бикмураз фельдшер-акушерлык пунктының шәфкать туташы Сунейкина Галина Федор кызы «Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» , Буа дәүләт драма театры артисты Камартдинова Гөлзада Илдар кызы – «Татарстан Республикасының атказанган артисты», Буа машина төзелеше заводының фрезеровщигы Хәйруллин Илдар Галимулла улы – «Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе», «Заря» җәмгыяте терлекчесе Дмитриев Анатолий Николаевич  – "Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе", "Дружба" җәмгыяте механизаторы Борһанов Зиннур Әнвәр улы – "Татарстан Республикасының атказанган механизаторы" исеменә лаек булдылар.
Котлыйбыз һәм аларга яңа уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International