Ватанны саклаучылар көне белән котлау

2019 елның 23 феврале, шимбә

Бу көнне без илебез иминлеген дошманнардан батырларча саклаган, тыныч тормышта Хәрби Көчләрдә хезмәт итүче ир-егетләребезне данлыйбыз. Илебезне көчле итүче рухи кыйммәтләр: Ватанга мәхәббәт, аның мәнфәгатьләрен якларга әзер тору, дошманнардан саклау һәрвакыт үзгәрешсез кала. Һәр россияле, татарстанлы, хәрби постта булсынмы, тыныч тормышта хезмәт башкарсынмы – иң беренче чиратта үз Ватанын, туган ягын саклаучы ул.

Яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертүче ветераннарыбызга ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең батырлыгыгыз бүген дә башкаларга үрнәк булып тора, бүгенге Ватан сакчыларының рухын ныгыта – данлы традицияләрне дәвам итү, илебез язмышы, киләчәгебез өчен зур җаваплылык  аларга йөкләнә.

Бәйрәм уңаеннан барлык ир-егетләргә исәнлек, гаилә иминлеге, бәхет, ышаныч, оптимистлык, тыныч күк йөзе телим.

Буа муниципаль район башлыгы М.А. Җаббаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International