Кичә, 22 мартта, муниципаль район башлыгы Марат Җәббаров җитәкчелегендәге комиссия әгъзалары, авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе белгечләре хуҗалыкларда булдылар, аларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр. Техниканың төзеклегенә, агрегатлаштыру, минераль ашламалар әзерләүгә, чәчү материалының сыйфатына төп игътибар бирелде. Барлык агрофирмаларда да ике сменада эшләү өчен тәҗрибәле механизаторлар җитәрлек.