Якын арада Татарстанның көнбатыш районнарында күп санда кар явуы көтелә.

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Татарстанда кар яву аркасында шторм кисәтү игълан ителде, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА, ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән.
«Бүген ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән куркыныч метеорологик күренеш турында кисәтү килде. Көчле кар яву якындагы өч сәгатьтә башланачак һәм көн ахырына кадәр дәвам итәчәк. Кар күп булыр дип көтелә», – дип хәбәр иттеләр гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе машина йөртүчеләргә бик сак булырга, куркынычсыз тизлектә хәрәкәт итәргә, кискен тормоз һәм куркыныч маневрлардан тыелырга киңәш итә.

Җәяүлеләргә бигрәк тә игътибарлы булырга, транспортны каршылап кына хәрәкәт итәргә һәм киемдә яктылыкны чагылдыручы элементлар кулланырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International