Буада гимназистлар " Георгий тасмасы" акциясе үткәрделәр.

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Быел илебез Бөек Җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үтә. Буа шәһәре М. М. Вахитов исемендәге гимназиянең «Мөстәкыйль балалар» республика проектында  катнашучылардан  торган мобиль төркем, Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан шәһәр үзәгендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар мемориаль комплексы янында "Георгий тасмасы" акциясен үткәрде.

Чара кысаларында балалар шәһәр һәм район халкына «Бөек Ватан сугышы турында Сез беләсезме? " дигән сорау белән мөрәҗәгать иттеләр,"Георгий тасмасы - халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңү символы, һәлак булган солдатларга хөрмәт билгесе турында сөйләделәр.

Акциядә катнашкан һәр кеше, сорауларга җавап биреп, Георгий тасмасын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International