"Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективы "Джут" драмасында булды

2019 елның 17 мае, җомга

«БУА: ДИАЛОГ КИҢЛЕГЕ» III Халыкара милли театр фестивале кысаларында "Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективы "Джут" драмасында булды. М. Гафуриның бу Казакъстанда 20 нче гасырның 30 нчы елларында булган ачлыкның ихлас һәм дулкынландыргыч тарихы,  бәхет һәм бөек мәхәббәт тарихы, төп геройларның оныклары күңелендә яши торган тарих.
         Театр-ул беренче чиратта кеше булырга, хис итәргә һәм борчылырга өйрәтә торган сәнгать.  Бернәрсәдә, театр сыман кешеләргә көчле эмоциональ тәэсир итми, ул тамашачыларга чын хис-тойгылар бүләк итә.
Үзәк белгечләре сәнгать дөньясы белән таныштылар, актерлык даирәсендә хөкем сөргән иҗат рухы белән сугарылдылар.
Исегезгә төшерәбез, "БУА:ДИАЛОГ КИҢЛЕГЕ" III Халыкара милли театр фестивале кысаларында Буада Иран, Эстония, Төркия, Сербия, Украина, Казахстан, Үзбәкстан, Саха (Якутия), Калмыкия, Башкортстан, Оренбург өлкәсе, Мәскәү һәм Санк-Петербург Республикаларыннан 27 коллектив, шулай ук Татарстан Республикасы районнарының халык театрлары үз спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Аны ябуга санаулы көннәр калды, буалыларны һәм район кунакларын театр сәнгатенә җәлеп итү мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International