Кичә Буа муниципаль районының «Чайка» һәм «Бор» балалар сәламәтләндерү лагерьларында икенче смена ачылды. Тантаналы чарада Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров, Килдураз мәктәбе укучысы һәм «Президент көндәлеге» конкурсы җиңүчесе Алмаз Яруллин, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Евгений Илюшин һәм башкалар катнашты. Әйтергә кирәк, икенче җәйге ай дәвамында "Чайка" лагеренда 70 бала көч туплаячак һәм ял итәчәк, шулай ук палаткалы лагерьда яшәячәк 20 бала. "Бор"да быел җәй 520 бала ял итәчәк, шуларның 180е икенче сменада.