Буа шәһәренең Кленовая урамында спорт мәйданчыгы җиһазландырылды

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

Тренажер мәйданчыгын ачу күпкатлы йортларда яшәүчеләр өчен зур бүләк булды. Барысы да район һәм республика җитәкчелегенә чын күңелдән рәхмәтләрен белдерделәр.

Тантанада шәһәр Мэры Олег Панцырев, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Евгений Илюшин, ТОС җитәкчеләре катнашты.. Спорт инвертарьлары озак еллар  хезмәт итсен өчен аларга кадерләп карарга чакырдылар.
Спорт объекты Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм торак пунктларында универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасы кысаларында төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Әлеге масштаблы проект Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов ярдәме белән 2013 елдан тормышка ашырыла.2013 елдан 2018 елга кадәр Татарстан Республикасының барлык 45 муниципаль берәмлегендә 887 спорт мәйданчыгы төзелде. 2019 елда программа ТАССР оешуга 100 ел тулуына багышланган, ел дәвамында 105 универсаль спорт мәйданчыгы һәм 8 чаңгы базасы файдалануга тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International