Буа районында борчак чабуга керештеләр

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

"Авангард" агрофирмасының "Маяк " бүлекчәсендә борчак чабырга керештеләр һәм аны теземнәргә салалар.Бүлек идарәчесе Илдар Шәрәфетдинов сүзләренә караганда, бу көннәрдә чабылган борчак орлыкка салыначак, ә салам терлекләрне кышлату өчен тюкларга тупланачак.
 Авангард бу культураны 990 гектарда игелә. Уңыш гектарыннан 25-28 центнер булыр дип көтелә. Борчак урып-җыю тәмамланганнан соң арпа басуына күчәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International