Район делегациясе авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча семинарда катнашты

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Бүген Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров җитәкчелегендә район делегациясе Татарстан Республикасында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча Яшел Үзән районында узган зона семинар-киңәшмәсендә катнашты. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашында узды, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар, ведомстволар һәм оешмалар вәкилләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары башлыклары, район фермерлар ассоциацияләре, район кулланучылар җәмгыятьләре, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары вәкилләре катнашты. Барлыгы республиканың 8 районыннан 280 кеше катнашты.

Чара кысаларында семинарда катнашучылар Яшел Үзән районының кече хуҗалыклары җитештерә торган продукция күргәзмәсендә, шулай ук «ТатЯгода», «Җиләкле үзән» КФХ Ситдиков И.Р., «ИНЖЕХИМ» инженер - кертү үзәге ҖЧҖ, «Топ Холод» ҖЧҖ, ЛПХ Мөхәммәтҗанов И.Г. булдылар һәм җиләк культураларын үстерү тәҗрибәсе белән таныштылар. Олы Ключи авылында күркәләрне үстерү буенча «Индейка» кооперативында һәм " Залесный агрофирмасы"ҖЧҖдә булдылар.

Семинар ахырында пленар утырыш булды, анда авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре каралды һәм көнгә йомгак ясалды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International